belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шушы яктан, шушы туфрактан ул

Шушы яктан, шушы туфрактан ул

23 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу
Ресурс авторы: 
ТР Әлмәт районы Мәмәт мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Ситдыйкова

2015 нче елның Әдәбият елы дип игълан ителүе Мәдәният елында алган дәртне тагын да үстереп җибәрде. Бу – яңа очрашулар, әдәби кичәләр, бәйгеләр, яңалыклар, үсешләр дигән сүз! Шул уңайдан, Мәмәт мәктәбендә бу елны ачу тантанасына без зур кунак итеп Клара апа Булатованы һәм аның иҗатташ дусларын чакырдык.

“Шигырь уты яна йөрәкләрдә” дигән очрашу кичәсен укучылар бик көтеп алдылар. Түгәрәк өстәл янында барган җылы, җанлы әңгәмә барышында укучылар Клара Булатованың тормыш юлы, иҗатына багышланган презентация карадылар, яңа чыккан китаплары белән таныштылар. Мәктәпнең нәфис сүз осталары тарафыннан әзерләнгән  “Татарстан – туган җирем син”, “Укытучы бәхете”, “Әни – егет” һәм башка шигырьләре кунагыбызга аеруча ошады. Шагыйрәбез дә үз тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, балачагының авыр хатирәләре белән дә уртаклашты, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Сорауларның эчтәлегеннән, укучыларның шагыйрә белән чынлап кызыксынулары, аның иҗатына битараф булмаулары бик ачык күренде.
 

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Шушы яктан, шушы туфрактан ул (“Шигырь уты яна йөрәкләрдә” дигән Клара Булатова белән очрашу кичәсе турында мәкалә)285.82 KB
Ресурс төре: 
Доклад
Мәкалә
Тематика: 
Клара Булатова
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Журналистика
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.02.2015 - 00:23):https://belem.ru/node/5723