belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Балтач районының Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк

Балтач районының Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк

12 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк
Игълан
belem.ru яңалыклары
Балтач
Чыганак: 

http://baltaci.ru/tt

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-15 нче уку елына эш планы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел туу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан 2015 елның 17нче февралендә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балтач районы мәгариф идәрәсе һәм Карадуган урта мәктәбе тарафыннан Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларыннан 179 укучы катнашты. Укучыларның фәнни эзләнү эшләре эксперт комиссиясе тарафыннан тикшерелде һәм өйрәнелде. Конференциянең икенче турына катнашу өчен уңышлы дип табылган 70 эшнең авторы чакырыла. Анда 3 секциядә республикабыз районнарыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашачак.
 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.02.2015 - 17:22):https://belem.ru/node/5715