Россиянең иң яхшы мәктәбе — Кайбыч районында
6 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кайбыч районының Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбе — Россиянең физкультура һәм спортны үстерүче иң яхшылар исемлегендә.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы “Олимпиада мәктәптән башлана”, Бөтенроссия физкультура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасы конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары исемлеген раслады.
Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы мәктәбе дә бар. Кайбыч районының Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбе “Иң яхшы авыл мәктәбе” номинациясендә 3 нче урынны яулады.