belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 2014 елның иң яхшы өч ресурсы финалга чыкты!

2014 елның иң яхшы өч ресурсы финалга чыкты!

1 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
2014 елның иң яхшы өч ресурсы финалга чыкты!
Игълан
belem.ru яңалыклары
Лениногорск
Сарман
Әлмәт

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Бүген, 1 февраль көнне, "Елның иң яхшы ресурсы" финалистлары билгеле булды. Ике атна дәвамында тавыш бирү барышында барлыгы 433 тавыш кабул ителде. Шул рәвешле, 2014 елда "Ай ресурсы" исеменә лаек булган 8 фәнни хезмәт арасыннан түбәндәге өч белем бирү ресурсы кулланучыларның иң күп тавышын җыя алды:

  1. Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре (146 тавыш, авторы - Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы, Әлмәт районы);
  2. Белем бәйрәме (133 тавыш, авторы - Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы, Лениногорск районы);
  3. Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану) (102 тавыш, авторы - Шәйдуллина Ландыш Камил кызы, Сарман районы).

Белем.ру порталы коллективы финалга чыккан ресурс авторларын чын күңелдән котлый һәм аларга соңгы этапта да уңышлар теләп кала!

Финалистлар арасында урыннарны билгеләү өчен тавыш бирү мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" социаль челтәренең яңартылган "Аралашу" платформасында февраль-март айларында үткәреләчәк. Бу турыда мәгълүмат Белем.ру һәм Татар иле проектларында, социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында аерым яктыртылачак. 

Яңалыкларыбыздан хәбәрдар булып торыгыз!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.02.2015 - 22:33):https://belem.ru/node/5705