Мәгариф һәм фән министры халыкны кабул итә
27 Jan, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Иртәгә, 28 гыйнварда, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның Җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сораулары булган гражданнарны кабул итә.
Министр белем бирү өлкәсенә кагылышлы халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Кабул итү вакыты 10:00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итәчәк.
Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча булачак.