2015-2016 елларда Бердәм дәүләт имтиханыннан тест өлеше төшереп калдырылачак
Рус теле, әдәбияты һәм математика фәннәре буенча имтихан материалларыннан җавап вариантлары булган “А” пункты биремнәре төшереп калдырылган иде инде. Хәзер башка фәннәр буенча да БДИның әлеге өлеше юкка чыгачак.
Бүген аттестатлы булу өчен мәктәп укучысына рус теле һәм математикадан БДИ бирү зарур. 2014 елда күп санлы “икеле”ләр аркасында, аттестат алу өчен кирәк булган баллны төшерергә туры килде. Рус теленнән – 36дан 24кә, математикадан – 24тән 20 баллга кадәр. 2015 елда математика буенча имтихан ике өлештән торачак: төп һәм профильле.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике елда педагогларның эш хакы 60 процентка үскән. Катлаулы икътисади вазгыять булуга карамастан, укытучыларның хезмәт хакы тагын артачак. Бу ел нәтиҗәләре буенча педагогларның уртача эш хаклары 32 мең сум тирәсе булачак, дип яза “Российская газета”.