belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Декабрь аеның иң яхшы ресурсы ачыкланды

Декабрь аеның иң яхшы ресурсы ачыкланды

18 Jan, 2015 Раил Гатауллин 0
Декабрь аеның иң яхшы ресурсы ачыкланды
Игълан
belem.ru яңалыклары

Хөрмәтле укытучылар һәм порталыбыз кулланучылары!

Яңа ел башлану белән беррәттән без, 2014 елны йомгаклап, сезгә "Декабрь аеның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булган ресурс турында хәбәр итәбез.

2014 елның 12 нче аенда Белем.ру порталына барлыгы 12 ресурс кабул ителеп урнаштырылган иде. Кышкы каникуллар вакытына туры килсә дә, тавыш бирүдә чагыштырмача күп кеше катнашты. Әлеге тавыш бирүдә 36 тавыш җыеп беренчелекне Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызының "Исемнең килеш белән төрләнеше" темасына Сингапур методын кулланып әзерләнгән татар теленнән дәрес планы яулады.

Без Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызын әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм сертификатны алу өчен безнең белән элемтәгә керүен көтеп калабыз.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.01.2015 - 01:13):https://belem.ru/node/5691