Яңа төзелә торган 12 нче татар кызлар гимназиясендә бөтен Татарстан баласы укый алачак
26 Aug, 2008 matur 1
Чыганак:
tat.tatar-inform.ru
Агымдагы елда Казанда татар телендә белем бирүче 12 нче кызлар гимназиясенең яңа бинасы төзелә башлаган иде. Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге уку йортында 240 укучы белем алачак һәм кызлар гимназиясе татар телен һәм саклау һәм үстерергә ярдәм итәчәк.
Шунысы үзенчәлекле: әлеге гимназиядә Казанда яшәүчеләр генә түгел, бөтен Татарстан балалары белем ала алачак. Алар биредә укудан тыш, сәнгать-эстетик тәрбия алачак, техник иҗатка, тегү-чигү һәм аш-су серләренә өйрәнәчәк дип көтелә. Аерым бинадагы бассейн бөтен микрорайон балалары катнашында ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Фикерләр
Кунак
27 Октябрь, 2010 - 18:10
Permalink
кайчан булачак
кайчан булачак