Мәктәпләрдә фән олимпиадаларының төбәк этабы дәвам итә
15 Jan, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда мәктәп укучылары бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы дәвам итә. 13 гыйнварда старт алган белем көрәше 8 февральдә төгәлләнәчәк.
Астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, дөнья сәнгате мәдәнияте, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика, экология фәннәре буенча үткәрелүче Россиякүләм олимпиаданың төбәк этабында үз районында җиңү яулаган мәктәп укучылары катнаша.
Бу көннәрдә француз теле буенча олимпиада бара. Әлеге фән буенча нәтиҗәләр 16 гыйнвар көнне ясалачак.