2015 елда Татарстанда 126 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсендә 2015 елда республикада гамәлгә ашырылачак “Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау”, “Мәгариф (мәктәпләр) объектларын капиталь ремонтлау”, “Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау”, “Социаль билгеләнештәге объектларда җылылык белән тәэмин итүне (пар казаннары) ремонтлау”, “Авылларда урамнарны яктыртуны яңадан торгызу”, “Ветеринария хезмәте өчен биналар төзү һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарын капиталь ремонтлау” һ.б. программалар турында фикер алышынды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итүенчә, 2015 елда 126 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән – 7 коррекцияләү мәктәбе, шулай ук 10 мәктәпкәчә оешмалар. Программаны финанслау 2,33 млрд. сум тәшкил итә.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга килгәндә, 2015 елда 12 лагерьны ремонтлау, 3 яңа лагерь төзү планлаштырылган. Программаны финанслау күләме 104,85 млн. сум тәшкил итә.