Өзелгән язмышлар, сыктаган күңелләр (репрессияләнгән татар әдипләре истәлегенә багышланган сценарий)
Тарих. Башка халыклар кебек татар халкы да тоталитар режим аждаһасына үзеннән күп корбаннар биргән.
Репрессияләр, иң беренче чиратта, милләтнең, халыкның иҗат эше белән шөгыльләнгән өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган хөр карашлы катлавына таба юнәлдерелгән була.
Татарстан Язучылар берлеге дә нәкъ менә шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була. 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелгәч, Татарстаннан әгъза яки әгъзалыкка кандидат итеп рәсмиләштергән утыз татар язучысының уналтысы репрессиягә эләгеп, шуларның унысы НКВД тырнаклары астында һәлак була. Язучылар берлегендә теге яки бу сәбәп белән әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган башка репрессияләнгән каләм әһелләрен дә кушсак, әлеге сан берничә дистәгә җитә (тынлык эчендә залның төрле почмагыннан репрессияләнгән татар язучыларының исем - фамилияләре яңгырый: Г. Ибраһимов. К. Тинчурин, Ф. Кәрим, Г. Толымбай, Х. Туфан, Г. Мөхәммәтшин, С. Атнагуллов, Л. Гыйльми, А. Тимергалин, С. Батыршин, С. Сүнчәләй, С. Баттал, М. Әмир, Г. Гали, Ф. Аглиев, А. Гыйләҗев, М. Галәү, Г. Иделле, Ф. Кәрими, Ярлы Кәрим, И. Сәләхов, Г. Тавлин, С. Җәләл, Ф. Бурнаш һ. б.).
Хәтер. Бу исемлекне әле дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Алар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителә.
Тарих. Бүгенге искә алу кичәсе татар халкының күренекле драматургы, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Фәтхелислам Закир улы Бурнашевка багышлана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Өзелгән язмышлар, сыктаган күңелләр (репрессияләнгән татар әдипләре истәлегенә багышланган сценарий) | 16.72 KB |
Фикерләр
Алия Садриева
3 гыйнвар, 2015 - 21:25
Permalink
Аксакал сүзләрендә ачы хакыйкать
Миңа Гөлнур Зәкәрия кызының ресурсы ошады. Дәрестән тыш чара, әдәбият дәресендә, китапханә дәресләрендә, җирле төбәкнең репрессияләнгән шәхесләре турында материаллар кертеп, кулланырга бик уңайлы. Бигрәк тә Аксакалның шигъри юлларында бирелгән фикерләр үтемле. Гөлнур ханым, бу шигырьләрнең авторы сезме?