belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерүдә кулланылган алымнар

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерүдә кулланылган алымнар

25 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерүдә кулланылган алымнар
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Балтач районы Түбән Кенә балалар бакчасы тәрбиячесе Габдрахманова Гөлсәрия Фаил кызы

Балалар үзләренең көндәлек тормышта алган тәэсирләреннән: күргәннәрен һәм ишеткәннәрен сөйләргә яраталар. Бу төрдәге сөйләм үстерү балалар өчен бик файдалы, чөнки бала кирәкле сүзләрне мөстәкыйль рәвештә үзе сайлап ала. Ул үзенең уеннар вакытында прогулкада, экскурсиядә, өйдә күргәннәрен, укылган китаплар, караган диафильмнар, мультфильмнар, кинолар турында сөйли. Алган тәэсирләрен иптәшләре һәм тәрбиячеләр белән бүлешә.

Тәрбиячегә бу вакытта бик игътибарлы булырга, баланың сөйләмен бүлдермәскә, аңа булышырга кирәк. Тәрбияче, баланың ашыкмыйча сөйләвенә, үзенең уйларын аңлаешлы һәм төгәл сүзләр белән әйтеп бирүенә, җөмләнең дөрес төзелүенә игътибар итә. Балалар үзләренең күргәннәре һәм ишеткәннәре турында занятиеләрдә генә түгел, иртә һәм кич белән, прогулкада сөйлиләр.

Тәрбияченең балалар белән үткәргән әңгәмәсе – сөйләм телен үстерүдә төп алым. Аңа һәр бала белән сөйләшергә, тыңларга, сораулар бирергә кирәк. Мәсәлән, Өйдә син нишлисең? Нинди уенчыгыңны бик яратасың? Әнигә ничек булышасың? Әтиеңнең, әниеңнең, әбиеңнең, бабаеңның исеме ничек? Алар нинди эштә эшлиләр? Өйдә нинди эшләр башкаралар? Шушы сөйләшүләр нигезендә баланың сөйләм теле ачылы, ачыклана бара, ул бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәнә.

Тәрбияченең төп бурычы – баланы хикәяне дөрес башлап җибәрергә өйрәтү. Аның сөйләменең аңлаешлы, кызыклы һәм сәнгатьле булуына игътибар итү.

Сөйләм телен үстерү, сөйләргә өйрәтү эшчәнлектә кулланыла торган алымнар: балаларга аңлату, сораулар бирү, күрсәтмә материал алып керү, балаларның сөйләменә бәя бирү. Ә инде нинди алымнар сайлау һәм куллануны тәрбияче балаларның хәзерлекләренә, мөстәкыйльлекләренә карап, үзе билгели.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерүдә кулланылган алымнар17.01 KB
Ресурс төре: 
Доклад
Мәкалә
Реферат
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 25.12.2014 - 16:23):https://belem.ru/node/5676