Камал театры "иң театраль беренче сыйныф укучысын" билгеләячәк
Быел ноябрь аенда “беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проект-конкурсы башланып китте. Яңа уку елы башында барлык беренче сыйныф укучыларына “мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.
Әлеге көндәлек – республикадагы төп мәдәни объектлар һәм оешмалар хакындагы мәгълүматлар тупланган матур рәсемле альбом. Көндәлектән укучылар Татарстан мәдәнияте хакында гына белеп калмыйлар, ә, мисал өчен, берәр музей яки театрга барганнан соң көндәлекләренә тамга куйдыралар һәм үзләренең кичерешләрен теркиләр. Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларда булып һәм иң күп китап укып, көндәлегенә тамга куйдырган укучыларны бүләкләр көтә.
Камал Театры махсус әлеге проект өчен стикерлар ясатты. Аларны театрның администраторлары спектакльләр карарга килгән беренче сыйныф укучыларына тапшырачак. Бүгенге көндә 50дән артык шундый стикер таратылган.
Алай гына да түгел, 109 сезон ахырында спектакльләр иң күп караган беренче сыйныф укучысын Камал театрыннан истәлекле бүләк көтә.