“Әкият” курчак театрында яңа ел тамашалары 20 декабрьдә башлана
14 Dec, 2014 Раил Гатауллин 1
Чыганак:
Бик тиздән “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары башланып китәчәк. Спектакльләр 20 декабрьдән алып, 1 гыйнвардан кала, көн саен, 11 гыйнварга кадәр барачак.
Иң нәни тамашачылар өчен “Кыш бабай бүләкләре” (Н.Абрамцева, татарчага Ләбиб Лерон тәрҗемә иткән) спектакле, шулай ук “По щучьему велению” (Е.Тараховская), “Волшебные снежинки” (М.Супонин), “Подарки Деда Мороза” (Н.Абрамцева) спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Әкияти фойеда балаларны бәйрәмчә итеп бизәлгән чыршы көтә. Аның тирәсендә Кыш Бабай һәм Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында традицион бәйрәм булачак, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
Фикерләр
Раил Гатауллин
15 Декабрь, 2014 - 11:15
Permalink
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына - 80 яшь!
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына - 80 яшь!
1934 елның декабрендә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры оештырыла: http://tatarile.org/date/node/5511
Ихтирам белән, Раил Гатауллин