Яңа ел спектакльләренә "мәдәни көндәлек"ләр белән бушлай керергә була
24-29 декабрь һәм 3-6 гыйнвар көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел спектакльләре тәкъдим итә.
Балалар өчен Дж. Родари буенча куелган «Чиполлино маҗаралары», Ш.Фәрхетдинов буенча куелган «Шүрәле-online», «Али баба һәм өч карак» спектакльләре куела.
Спектакль барышында театр фойесында балалар почмагы эшләячәк. Нәни тамашачыларга үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән фотога төшү мөмкинлеге бар. Алар - Шрек, Үрмәкүч-малай, Ясмин, Чиполлино әкияте каһарманнары…
24, 26 декабрь һәм 6 гыйнвар көннәрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” белән килгән беренче сыйныф укучыларына атаклы драматург һәм режиссер, актер, татар театрына нигез салучыларның берсе булган Кәрим Гали улы Тинчуринга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышланган музейга бушлай керү мөмкинлеге дә каралган!