Яр Чаллы һәм Түбән Кама “Мәктәп картасы” проектына кушыла
7 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Узган уку елында Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә “Мәктәп картасы” проекты тормышка ашырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге проектны Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә кертү сорауларын карады.
Проектка 96 мәктәптән 70 мең укучы, 67 өстәмә укыту оешмасы, 8 мең укытучы һәм 1913 өстәмә укыту оешмалары укытучылары кушылачак.
Проектны 2015 елда тормышка ашыру планлаштырылган.