belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторина башланып китте

Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторина башланып китте

2 Dec, 2014 Раил Гатауллин 2
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Игълан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://kitaphane.tatarstan.ru

2015 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тула. Бу вакыйга китапханә хезмәткәрләре өчен генә түгел, китап укучылар өчен дә зур бәйрәм. Шуңа күрә китапханәбезнең тарихын кабат искә төшерү һәм өстәмә мәгълүматлар да белү өчен уңайлы форсат бар. Шул форсаттан китапханә үз укучыларын күркәм юбилейга багышланган онлайн-викторинада катнашырга чакыра.

Онлайн-викторина китапханә сайтында http://kitaphane.tatarstan.ru/viktorinatat.htm адресы буенча үткәрелә. Ул 2014 нче елның декабрь – 2015 елның гыйнвар айларында узачак. Нәтиҗәләр 2015 нче елның 23 гыйнварында игълан ителәчәк.

Викторина өч этаптан тора: беренче этап – 2014 елның 1–12 декабрь көннәре; икенче этап – 2014 елның 15–29 декабрь көннәре; өченче, йомгаклау этабы – 2015 елның 12–23 гыйнвар көннәре. Һәрбер этапта китапханәбезнең үткәне һәм бүгенгесе турында сораулар биреләчәк. Сораулар белән бергә өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә, катнашучылар шуларның берсен (дөресен) сайлап алырга тиеш.

Һәрбер этапның азагында дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә. 2015 елның 23 гыйнварында гомуми йомгак ясала һәм өч этапта да дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Викторина сорауларына җавап бирергә теләүчеләр теркәлү үтәргә һәм үзләренең координаталарын (телефон номеры яки электрон почта адресы) калдырырга тиешләр. Һәр этапның җиңүчеләре турында мәгълүмат китапханә сайтында урнаштырып барылачак.

Likes: 
 

Фикерләр

Милли китапханә сурәте

Милли китапханә

10 Февраль, 2015 - 10:14

Permalink

http://kitaphane.tatarstan.ru

http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/385377.htm

 

Кунак сурәте

Кунак

8 Февраль, 2015 - 16:13

Permalink

Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторина

Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторинага кайчан нәтиҗә ясыйсыз?


URL (яңартылу датасы: 02.12.2014 - 20:02):https://belem.ru/node/5655