Казан укучысы А. Шинкарев Стокгольмда юниорлар арасындагы су бәйгесендә призлы урын алган
23 августта башкалага Мәскәү-Казан поезды белән Казанның 102 нче гимназия укучысы Алексей Шинкарев кайтты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, Алексей Стокгольмда юниорлар арасында узган су бәйгесендә призлы урын алган.
Россия Федерациясендә милли су бәйгесе 2003 елдан бирле оештырыла. Анда җиңүче Стокгольмда Россия исеменнән чыгыш ясый. Алексей Шинкарев өлкән сыйныфлар арасында уздырыла торган Россия су проектлары милли бәйгесендә катнашып, 2008 елның апрелендә беренче урын яулаган иде һәм Россия Федерациясен халыкара юниорлар бәйгесендә таныту хокукын алды.
2007 елдан бирле Россия су бәйгесе “Мәгариф” илкүләм проекты составына керде. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, бәйге нәтиҗәләренә карап, җиңүчеләргә һәм призерларга президент премияләре бирергә карар кылды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru