Казан гимназиясе укытучысы Илдар Сәяхов - Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесе призеры
26 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
18-20 ноябрьдә Мәскәүдә «Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классы – 2014» бәйгесе үтте. Бәйгедә Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 21 укытучы катнашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы данын яклаган Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернаты укытучысы Илдар Сәяхов икенче урынга лаек дип табылды. Укытучылар бәйгенең беренче көнендә үз төбәгенең данын яклап «Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем» һәм «Милли кием» темаларына презентацион эшләрен күрсәттеләр, ә икенче көнне жюри әгъзалары видеотасмада укытучыларның дәрес фрагментларын карады һәм әлегә дәрескә укытучының методик анализ ясавын тыңлады.