Яшь татар программистлары дөньякүләм дәрәҗәдә танылырга исәплиләр
22 ноябрьдә КФУның ВМИТ институтында программа ясау буенча ачык чемпионатның икенче туры уздырылды.
Бәйгенең ноябрь башында узган беренче интернет-турында 200дән артык укучы катнашкан булган. Әлеге турда Түбән Новгородтан, Екатеринбургтан, Цюрихтан (Швейцария) укучылар һәм студентлар катнашканнар, ә Казаннан КНИТУ-КАИ һәм ИТИС (КФУ) студентлары, 155 гимназия, 2нче лицей, 33нче лицей, 131 лицей, ИТ-лицей мәктәп укучылары программалар язганнан. Икенче турга нибары 21 команда узган. Һәм менә 22 ноябрьдә яшь программистлар ИВМИТ КФУда җыелып бергә ярыштылар.
Беренче дәрәҗәдәге дипломны иң күп мәсьәлә чишкән КФУ ИВМИТның Бутин Владимир белән Имамов Азамат җитәкләгән ике командасы яулады. Икенче дәрәҗәдәге дипломны Түбән Новгород студентлары белән Казан шәһәре 155нче татар гимназиясе укучысы Азат Султанов җитәкләгән укучылар командасы яулады. Тагын 6 студент командасы өченче дәрәҗәдәге диплом яулауга иреште. Алар арасында ИВМИТның 4 командасы белән КНИТУ-КАИ һәм җыелма ИВМИТ+ИТИС командалары бар.
Җиңүчеләрне оештыручылар белән бергә бәйгенең иганәчеләре - Татарстаннан БАРС ГРУПП, Россиядән FIX оешмалары һәм халыкара GOOGLE, PROVECTUS компанияләре вәкилләре котладылар. Skype аша укучыларга Microsoft, Gruppon фирмаларында әйдәп баручы специалист, үзенең фирмасын ачкан һәм 2005 елда дөнья чемпионы булган Руслан Гильфанов та үз котлауларын ирештерде.