Математика дәресенә технологик карта (2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”)
Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес
Төп төшенчәләр: тапкырлаучы, тапкырчыгыш, тапкырчыгышның кыйммәте, тапкырлау гамәле, сумма, бердәй кушылучылар суммасы
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.
Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
- Рәхмәт, кояш! Таң китердең,
Бар дөньяны ялт иттердең.
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы, рәхәт һәммәбезгә.
- Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.
Укытучы тактага кояш рәсеме беркетә.
Бүген дәрестә сезнең һәркайсыгызның үз кояшлары булачак, алар нур сибеп күңелләрегезне җылытып торачак. Һәр дөрес башкарылган бирем өчен сез кояш рәсеме ясап куячаксыз.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.
- Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.
II. Актуальләштерү.
Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү
Телдән исәпләү.
Саннар рәтен дәвам ит: 16, 26, 27, ... .
Зирәклеккә мәсьәләләр.
А) Үлчәүнең бер тәлинкәсендә бертөрле 5 алма һәм груша, ә икенче тәлинкәсендә шундый ук 5 груша һәм 1 алма. Тәлинкәләр тигез. Нәрсә авыррак: алмамы, әллә грушамы?
Ә) Саниядә 3 бөтен, 2 яртышар һәм 4 чирек алма. Саниядә барлыгы ничә алма?
- Бу мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Математика дәресенә технологик карта (2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”) | 31.19 KB |