Чаллыда яңа балалар бакчалары төзеләчәк
17 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2015 елда Яр Чаллыда 6 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев хәбәр итте.
“Төзелеш өчен мәйданчыклар әзерли башларга вакыт. Программа бар, төзүчеләр бу хакта белергә һәм әлеге объектларны үз вакытында куллануга тапшырырга тиешләр”, - диде ул.
Искә төшерәбез, шимбә көнне Чаллыда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды. “Батыр” 340 урынга исәпләнгән һәм республикада иң зур балалар бакчасы булып санала.
Быел автокалада 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды: “Умырзая”, “Салават күпере”, “Бәхетле балачак”, “Курай”, “ Чуар тавык”, “Батыр”, “Мозаика” һәм “Тиктормаслар”.