Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республика семинары узачак
Талантлы яшь каләм әһелләрен эзләп табу, аларның әдәби осталыкларын үстерерүдә, иҗат офыкларын билгеләүдә ярдәм күрсәтү - Татарстан Язучылар берлегенең иң олы максатларының берседер. Үзенең гасырга якын тарихында берлек әнә шушы изге миссиясенә тугры булып калды. Төрле елларда берлектә әдәби консультант, ягъни яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфасын мөхтәрәм шагыйрьләребез Нури Арсланов, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Әхмәт Гадел, Фирдәвес Әһлия, Луиза Янсуар, Ркаил Зәйдулла башкарды. Нинди генә чорга борылып карасаң да, аларны һәрвакыт әдәбиятыбызның киләчәк язмышы борчыгандыр: Әдәбиятыбызга кемнәр килә? Ничек килә? Бездән соң иҗат чишмәләре саекмасмы?
Әлеге мәсьәләне күз алдында тотып Татарстан Язучылар берлеге яшь язучылар өчен республика семинары үткәрә. Семинар 21 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә урнашкан Тукай клубында узачак.
Семинар сәгать 10.00 дә Тукай клубында пленар утырыш белән башланып китәчәк. Утырыштан соң танылган язучылар үзләренең остаханәләрендә семинарда катнашучы 30дан артык яшь авторның иҗатына бәя бирәчәкләр. Семинар "Татар әдәбиятының киләчәге кемнәр кулында?" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланачак.
Татарстан Язучылар берлеге татар әдәбияты белән кызыксынган һәркемне әлеге семинарда көтеп кала.