Казанның 12 нче татар гимназиясе укучы кызлары язучылар белән очраштылар
Бүген Казан шәһәре 12 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укучы кызлары республикакүләм мәдәният дәресе кысаларында республикабыз язучылары белән очраштылар. Очрашуга Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучылар берлеге әгъзалары килгән иде.
Рафис Корбан кечкенә балалар белән мәдәният дәресен бик күңелле уздырды. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр, килгән кунакларның шигырьләрен һәм әсәрләрен тыңладылар. Язучылар берлеге рәисе балаларга республикабызда никадәр күп татар язучысы барын сөйләде, балалар белән бергә балалар өчен республикабызда басыла торган газета-журналларны, татар язучыларын һәм шагыйрьләрен барладылар. Язучыларны барлаганда шунысы да ачыкланды - һәркемгә таныш булган кайбер татар язучыларының балалары һәм оныклары нәкъ менә 12 нче татар гимназиясендә белем алалар икән, ләбаса!
Татар әдәбиятын яхшы белгән балалар язучылардан күчтәнәчкә "Күчтәнәч" журналы эләкте. Ә инде беренче сыйныф укучылары һәрберсе матур итеп татарча шигырьләр сөйләделәр һәм "Күчтәнәч"ле дә булдылар!
Әлеге чара балаларның күңелендә якты истәлек булыр, татар әдәбиятын тагын да яхшырак өйрәнерләр, "Күчтәнәч", "Сабантуй", "Салават күпере", "Тылсымлы куллар", "Ялкын" һ.б. татар журналларын даими укып барырлар (әлеге журналларга язылырга мөмкин!), дип ышанырга була.