Чыгарылыш кичәсе
Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән залда утырам. Мин - ул алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының берсе. Моңсу миңа, чөнки күптәннән көткән, әмма минем өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...
(Егет кеше дәвам итә)
Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларым... Тыңлыйсызмы? Сезгә эндәшәм. Карыйм да залга, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат сез бүген! Нәкъ менә балдагы Золушка һәм принц кебек. Ә без алардан бер дә ким түгел. Оч, күңелем! Оч син балачак җиренә, хәтеребездә генә булса да, кайтар әкият иленә!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Чыгарылыш кичәсе | 49.5 KB |
Фикерләр
Кунак
17 Июнь, 2010 - 21:05
Permalink
Чыгарылыш кичэсе
Бик матур язылган! Рэхмэт!!
Кунак
10 Октябрь, 2011 - 09:15
Permalink
Чыгарылыш кичәсе
Бик эчтәлекле эшләнгән.