Халыкара әниләр көнен бәйрәм итәчәкләр
11 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
30 ноябрь – Халыкара әниләр көнендә - әниләр һәм балалар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Казан Кремле”ндә Татарстанның Табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм “Манеж” күргәзмә залы эшли.
Исегезгә төшерәбез, Әниләр көне халыкара бәйрәм булып тора, бу көнне әниләрне һәм булачак әниләрне котлау каралган. Төрле илләрдә бу бәйрәм төрле көннәрдә бәйрәм ителә. Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә.