Динә Гарипова иң сөйкемле балага бүләк тапшырачак
4 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Динә Гарипованың хәйрия фонды бу көннәрдә Яшел Үзәндә “Сөйкемле бала 2014” бәйгесен оештыру белән мәшгуль.
Баланың сәләте кече яшьтән үк беленә. Өлкәннәр шуны вакытында күреп алып, бар яклап үстерергә булышырга тиеш. Хәйрия фонды үз чаралары белән шушы максатка хезмәт итмәкче. Ул балалар өчен төрле ярышлар, викториналар, фестивальләр оештырырга җыена.
Декабрь аенда Яшел Үзән балалары “Шәһәр ритмнары” флешмобында, гыйнварда “Изгелек нурлары” хәйрия концертында катнашачак. Кечерәк яшьтәгеләр өчен февральдә шахмат-шашка турнирлары планлаштырылган.
Ә хәзергә әти-әниләр, тәрбиячеләр фонд оештыра торган “Сөйкемле бала 2014” бәйгесенә әзерләнә. Конкурска гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аның җиңүчесе Динә Гариповадан бүләк алачак.