Казаным (дәрестән тыш чара, 4 нче класс)
- Казанга күпме вакытта барып җитәрбез икән? Казанга Биектаудан ничә км?
- Автобус нинди тизлек белән барыр? Ничә сәгатьтә барып җитәрбез икән? Укучылар t = s : v формуласын кулланып исәплиләр һәм җавап табалар.
- Юл тизрәк үтсен өчен берәр җыр җырлап җибәрәбезме? Нинди җыр беләсез? Казан турында? “ Язгы Казан” җырын башкарыйк?
- Казан каласы нигә шулай дип аталган соң? Берәрегез риваятьләр белмиме?
Укучылар риваятьләр сөйлиләр.
“Казан җыю” биреме.
Һәрберегез 1 әр казан кисәген дөрес урнаштырырга тиеш. Башладык. Тактага магнит белән ябыштырып җыялар.
- Казанга килеп җиттек. Казан капкалары турында беләсезме сез?
Укучылар сөйлиләр.
- Тактадагы борынгы Казан рәсемнәрен карыйк. Казан картасыннан табыйк.
- Арча юлы белән без Печән базарына барып җиттек.
- Казандагы элек сәүдә үзәкләре турында беләсезме соң сез? (Укучылар җавабы).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Казаным (дәрестән тыш чара, 4 нче класс) | 645.16 KB |
Фикерләр
Рузилә Шарифуллина
3 Декабрь, 2014 - 12:02
Permalink
Туган якны өйрәнү
Молодец әнием!