Татарстанда туризм

Халкыбызның киң күңеллелеге, кунакчыллыгы иң әүвәле аның мәкальләрендә ачык чагыла. Әйтик: "Кунак килсә - илгә ямь", "Кунак килсә - сый килә"...
Әйе, кунакчыллык безнең халыкка хас матур сыйфат. Бүгенге көндә кунакка йөрешү индустриягә әверелеп бара, аны хәзер туризм дип атыйлар. Гадәттә кунакка барганда файда алуны күздә тотмыйлар, ләкин, икенче яктан, берәү дә кунакка күчтәнәчсез бармый. Без бу хакта нинди генә фәлсәфә корсак та, бөтен Россиядәге кебек, Татарстанда да туризмны тиешле, югары кимәлдә тормавы турында ачыктан-ачык әйтергә тиеш булабыз.
Туризмның төп максаты - сәяхәт кылу. Элек берәүләр сәүдә итү, икенчеләр дини максатлар белән килгәннәр, өченчеләр илдән-илгә яу чапканнар. XX гасырда исә капитал, транспорт ҺӘМ элемтә чаралары нык үсү уңае белән туризм кәеф-сафа кору, дәвалану һәм ял итү рәвешен дә алды. Хәзер, дөньяда төрле чикләр юкка чыгып бару аркасында, Россия дә туризм индустриясенә кушыла. Тик кешеләр чит илләргә чыгуны хуп күрә, югыйсә безнең үз илебезнең табигате дә искитмәле матур. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 47.52 KB |