Казанның Идел буе районында "Гөлбакча" дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды
22 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә Казанның Идел буе районында "Гөлбакча" дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение бу елны ачылган унсигезенче балалар бакчасы булды.
Әлеге балалар бакчасы Габишев урамы, 10А адресы буенча урнашкан, бу бакчада балалар өчен 120 урын бар. "Гөлбакча"ны ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Быел республика программасы ярдәмендә яңа 28 балалар бакчасы салдылар. 4 ел эчендә башкалабызда 88 балалар бакчасы төзелде.
Казанда быел ачылган балалар бакчасын исәпкә алып 304 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә, аларга 60025 бала йөри, шул исәптән Идел буе районында – 44 балалар бакчасы (11646 бала).