Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты (сыйныфтан тыш чара)
Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, остаз, педагог, этнограф, тарихчы, тәнкыйтьче, тел белгече, әдәбиятчы, революционер, сәнгать белгече, дәүләт эшлеклесе, дәреслекләр авторы, публицист-журналист. Без сезнең белән бүген аның тормыш юлына һәм иҗатына күз салырбыз, пейзаж остасы булуын, атлар яратуын һәм үзенең әсәрләрендә милли гореф-гадәтләрне уңышлы куллануын карап китәрбез.
“Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин кызганыч тән яшәве белән түгел, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә”, – дип язган ул.
Хәзер сүзне Әхмәтҗанова Әдиләгә бирәбез. Ул кыскача гына әдипнең тормыш юлы белән таныштырып узар.
1 нче укучы (Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында сөйли)
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 нче мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Ул авыл бик матур урынга – су буенда урнашкан. Аның елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Солтанморат авылы урнашкан елга буе кечкенә Галимҗанның иң яраткан урыны була. Ул үзенең иптәшләре белән бергә шул елганың төрле урыннарында су коена, балык тота, яшел үләнле болыннарында уйный. Тау араларында, урманнарда йөрергә ярата.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты (сыйныфтан тыш чара) | 3.77 MB |