“Туфан Миңнуллин хикәяләренә хас үзенчәлекләр” (Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни-гамәли эш)
Туфан Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында проза әсәрләре, шуның кече күләмле хикәя жанры формасы белән килә, әмма бераздан скетчлар язуга күчә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе – Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычыларның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала.
1967-1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында – «Күрше кызы», Татар дәүләт академия театрында – «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965-1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Туфан Миңнуллин хикәяләренә хас үзенчәлекләр” (Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни-гамәли эш) | 34.67 KB |