Андрей Фурсенко катнашы белән 5 педагогик киңәшмә
Август аенда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең региональ педагогик киңәшмәсендә катнашачак. Алар Россиянең күп кенә субъектларында уза. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко исә шуларның бишесендә шәхсән булачак. Бу Архангельск, Ульяновск, Оренбург өлкәләре һәм Примосрки крае.
Төп тема – Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм әйдап баручы институлар ярдәмендә эшләнгән заманча мәгариф моделе проектын тикшерү. Шулай ук мәктәпләр өчен яңа укыту стандартын булдыру мәсьәләсенә дә тукталачаклар. Киңәшмә кысаларында семинар, түгәрәк өстәл һәм башка формада яңа укыту моделе турында фикер алышу планлашырыла.
Шундый киңәшмәләрнең берсе 21 августта Татарстан Республикасында да көтелә. Бездә Мәгариф буенча Федераль агентлык идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Князев катнашырга тиеш.
Чыганак: www.mon.gov.ru