Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәмнең телеверсиясе - "Яңа гасыр"да
9 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
6 октябрь көнне Казан шәһәренең "Баскет-холл"ында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узган иде. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара бик зурлап матур итеп уздырылды, анда «What if» җыры белән "Голос" проекты җиңүчесе, ТР атказанган артисткасы Динә Гарипова, ТР халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. чыгыш ясады.
Халыкара укытучылар көненә багышланган бу матур чараның телевизион версиясен 12 октябрь (якшәмбе) көнне 13:30 сәгатьтә "Яңа гасыр" телеканалында карарга мөмкин.