“Фәлсәфә поезды” Казанда тукталыш ясый
«Фәлсәфәне яңача аңлау” – Көньяк Кореяда узган ХХII Халыкара фәлсәфә конгрессының тематикасы шундый иде. Сеул атлы шәһәрдә 102 илдән барлыгы 2000гә якын катнашучы җыелган. Дөнья масштабында уза торган мондый форумнар 5 елга бер генә уздырыла икән. Россия делегациясе составында 4 казанлы да булган. Казан дәүләт университетының Фәлсәфә факультеты деканы М.Д.Щелкунов җитәкчелегендә Казан шәһәре университетлары профессорлары Конгрессның төрле тематик секцияләрендә докладлар белән чыгыш ясаганнар.
Конгресс тәмамлангач, Россия фәлсәфә җәмгыяте (үз эченә 6 мең белгечне ала) кызыклы чара – “Фәлсәфә поезды” акциясен уздыра. Әлеге акциядә катнашкан 80 кеше башта Сеулдан Владивостокка оча, аннан махсус бүленгән вагоннарга утырып фәнни-белем бирү үзкәкләрендә тукталышлар ясап өйгә кайта. Тукталышлар арасында безнең Казан да бар.
Россиянең, Көнбатыш Европаның алдынгы фәлсәфә белгечләре, Россия Фәннәр Академиясе әгъзалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортлары профессорлары 21 август көнне Казанга килеп туктаячак. Россия Фәлсәфә җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге һәм Казан дәүләт университеты бу уңайдан кунакларга махсус программа әзерләгән.