Рособрнадзор чыгарылыш сочинениесен язу көннәрен билгеләде
Быел чыгарылыш сочинениесен (иншаны) укучылар декабрь аеның беренче чәршәмбесендә (3 нче декабрь көнне) язачаклар. Бу турыда Россия мәгариф күзәтчелегенең Белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы урынбасары Людмила Каврева белдерде.
Сочинение язу ике этаптан торачак. Аның беренчесе - декабрь аеның беренче чәршәмбесе. Ә сочинениене кабаттан бирү көне буларак февраль аеның беренче чәршәмбесе (4 нче февраль) билгеләнгән. "Нинди дә булса сәбәпләр килеп чыгып, укучылар беренче этапта сочинение яза алмый калырга мөмкиннәр, шуңа күрә чыгарылыш сочинениесен язу 2 этапта оештырылган. Монда башка елларда мәктәп тәмамлаган укучылар да ирекле рәвештә сочинение язуда катнаша алачак" - ди Л.Кравлева.
Россия мәгариф күзәтчелеге белдерүенчә чыгарылыш иншалары биш параметр (темага туры килү дәрәҗәсе, әдәби материалларны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе, композиция, сөйләм сыйфаты һәм грамоталылык) буенча бәяләнәчәк.
Моннан тыш сочинениенең күләме дә бәяләнә (зачет / незачет). Инша 250 сүздән аз булса, эш башкарылмаган дип саналачак. Рособрнадзор тәкъдим иткән сочинение күләме - 350 сүз. Иншаны язу өчен максимум 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә, сүзләр саны буенча өске чик билгеләнмәгән.
Ведомство хәбәр итүенчә, критерийлар инде экспертизалар узган һәм расланган. Шулай да, югары уку йортларына бу критерийларны үзгәртергә һәм тулыландырырга хокук бирелгән.