Татнетта кешеләрне алдап акча җыя торган сайтлар саны арта
Татнетта кешеләрне алдап акча җыя торган сайтлар саны арта. Шундый сайтларның берсе - tatartele.info сайты (популярлыгын арттырмау өчен сылтама куелмады, башкаларга да сылтама урнаштырмаска тәкъдим итәбез).
Сайт үзен РФ һәм РТ Мәгариф һәм фән министрлыклары каршында оештырылган татар теленнән халыкара дистанцион олимпиада дип тәкъдим итә, сайтта аларның баннерлары, Татарстан күренешләре урнаштырылган. Шунда ук акча җыю да оештырылган. Олимпиадада катнашу - 50 сум дип язылган. Акчаларны Яндекс акчага гына җыю каралган.
Аны-моны уйламаган кеше 50 сум зур акча түгел дип аны әлеге билгесез адреска юллаячак, әмма инде кире кайтара алмаячак. Сайтның хуҗалары адресы яшерелгән, аны бары тик хәзер полиция хезмәткәрләре генә ачыклый алачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минитрлыгы хәбәр итүенчә, бу проектның аларга кагылышы юк. Шуңа күрә укытучыларга һәм укучыларга алданмаска киңәш итәбез!
Бу атнада әлеге сайт турында махсус органнарга хәбәр итү планлаштырылган. "Мошенничество" өчен сайт авторларына җавап тотарга туры киләчәк.