“Татар-информ” агентлыгы татар телендәге мәгълүмат редакциясенә корреспондент эзли
24 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
“Татар-информ” агентлыгы татар телендәге мәгълүмат редакциясенә стационар эшләү өчен татар телен камил белгән корреспондент эзли.
Әлеге эшкә урнашу буенча үзегез турында кыскача белешмәне (резюмены) magira@tatar-inform.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Белешмәләр өчен эш телефоны: (843) 222-0-999, өстәмә 1323 номерын җыегыз.
Белем.ру порталы укучылары арасында әлеге вакансиягә лаеклы белгечләр табылыр һәм Татарстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы татар телендә тагын да яхшырак эшләп китәр, Татнет кулланучыларын мөһим яңалыклар белән беренчеләрдән булып даими таныштырып барыр, дип ышанып калабыз.