Һәйкәлләрнең үз гаме (фәнни-тикшеренү эше)
Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли. Безнең, Идел буеның иң борынгы һәм ямьле почмакларыннан берсе булган Кукмара төбәгенең дә, ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бар. Алар халык геройлары, күренекле дәүләт, фән эшлеклеләре, сәясәтчеләре, ил тормышындагы вакыйгалар белән бәйле. Әмма тарих илебездәге, шул исәптән Кукмара җирендәге истәлек һәйкәлләрне дә аямаган. Кайсы гына төр һәйкәлгә күз салсаң да, уйланып каласың. Ә һәйкәл төрләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” түбәндәгечә билгели:
- Берәр вакыйга, тарихи шәхескә багышлап салынган архитектур яки скульптур корылма.
- Үлгән кешегә истәлек итеп, аның кабер өстенә мәрмәр яки граниттан һ.б.ш. куелган корылма.
- Кемнең дә булса эшләре, хезмәтләре һ.б. турында һәрвакыт искә төшереп торган, берәр эш-хәлнең җанлы күрсәткече булган нәрсә.
Без өйрәнгән һәйкәлләр беренче төргә карый.
Безнең районда һәйкәлләрнең торышы нинди хәлдә соң? Халык аларны беләме, саклыймы? Шул максаттан укучылар һәм әти-әниләр арасында анкета уздырдык. Нәтиҗәләр әллә ни куанычлы түгел. Тәкъдим ителгән сорауларга әти-әниләр арасында 57% дөрес җаваплар алынса, укучылар арасында – 31% кына. Сораштырганнарның 7% ы начар белә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Һәйкәлләрнең үз гаме (фәнни-тикшеренү эше) | 6.13 MB |
Фикерләр
Хезмәттәш
7 Октябрь, 2014 - 09:02
Permalink
рәхмәт
хезмәтегез өчен рәхмәт
Раушания
7 Октябрь, 2014 - 09:35
Permalink
шәхси фикер
тарих белән кызыксындыра белгәнсез, туган якка мәхәббәт тәрбияләгәнсез!
Ләйсәния
7 Октябрь, 2014 - 21:24
Permalink
тавыш бирү
Кызыклы материал
Хания
8 Октябрь, 2014 - 11:09
Permalink
рәхмәт
хезмәтегез кызыклы, бай
ГУльгена Фаритовна
8 Октябрь, 2014 - 11:17
Permalink
Афәрин!
Тарих кызыклы инде ул. яхшы эш эшләгәнсез
Зоя
8 Октябрь, 2014 - 11:21
Permalink
Спасибо
Спасибо за плодотворную работу. приятно было познакомиться с материалом
Сания
8 Октябрь, 2014 - 11:26
Permalink
Булдыргансың
Дустым, булдыргансың. эчтәлекле материал килеп чыккан!
Герман
8 Октябрь, 2014 - 13:31
Permalink
молодец
молодец. богатый материал
Халида
8 Октябрь, 2014 - 17:43
Permalink
тавыш бирү
укучыларны кызыксындыра алгансыз, яхшы
Минниса
3 Февраль, 2015 - 12:00
Permalink
Һәйкәлләрнең үз яме
Бик ошады, рәхмәт
Минниса
3 Февраль, 2015 - 12:05
Permalink
Һәйкәлләрнең үз гаме
Бик ошады,рәхмәт. Эшемдә кулланырга уйлыйм.