belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Фатих Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе

Фатих Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе

19 Sep, 2014 Раил Гатауллин 7
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Фатих Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү учреждениесенең беренче квалиф. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Лилия Заһид кызы

- Укучылар. Сез бүгенге дәрескә “Чыбыркы” хикәясен укып килдегез. Хәзер шушы әсәргә анализ ясарбыз. Әсәргә анализ ясый башлаганчы хикәя жанры турында искә төшерербез (9 нчы слайд). Без моны МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын кулланып эшләрбез. 

1. Хикәядә аңламаган сүзләр очрадымы? 

2. Хикәягә анализ алгоритмын кабатлау.

3. Әсәрнең язылган елы? (1956 нчы ел)

Чорга характеристика. Бу чорда нинди мөһим вакыйгалар булганын беләсезме? Бу Хрущев идарә иткән еллар. Илдә зур төзелешләр бара: нефть чыгару буенча ил беренче урынга чыга, атом электростанциясе төзи башлыйлар, 1957нче елда беренче спутник җибәрелә һ.б. Төзелеш эшләрендә катнашу өчен, яшьләр күпләп шәһәргә килә.

Язучының иҗади югарылыгы. 1924 нче елда Фатих Казанга килеп, күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенә укырга керә. Шушында стенгазетага пионерлар турында язылган хәбәрләре чыга башлый. 30нчы елларда язган берничә хикәясе (“Җир тыңлый”, “Гармоньчы”) тәнкыйтькә очраса да, 1942 нче елда язган “Йөзек кашы” повесте язучыга уңыш китерә. 1956 нчы елда ул инде хикәя остасы булып танылган була. Димәк, язучы иҗади югарылыкта.

Беркетелгән файлКүләме
Microsoft Office document icon Фатих Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе52.5 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Тематика: 
Фатих Хөсни
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

Фикерләр

Дамира сурәте

Дамира

19 Сентябрь, 2014 - 23:11

Permalink

Рәхмәт

Лилия ханым, уңышлы дәрес планыгыз өчен рәхмәт. хезмәтемдә кулланачакмын.

Дус сурәте

Дус

7 Октябрь, 2014 - 09:15

Permalink

яхшы

Әйбәт эш, рәхмәт

Раушания сурәте

Раушания

7 Октябрь, 2014 - 09:31

Permalink

шәхси фикер

әсәрне укучыларга аңлаешлы итеп аңлаткансың, тәрбияви көчен билгеләгәнсең, молодец!

Динә сурәте

Динә

7 Октябрь, 2014 - 09:33

Permalink

рәхмәт яусын

хезмәтегез яхшы, рәхмәт

Нурия сурәте

Нурия

7 Октябрь, 2014 - 09:40

Permalink

рэхмәт

ФГОС буенча татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре күбрәк булсын иде. Бик яхшы дәрес, рәхмәт!

нурлы сурәте

нурлы

7 Октябрь, 2014 - 09:41

Permalink

фикер

авыр әсәрне аңлауга җиңел юллар тапкансың! молодец!

Ләйсәния сурәте

Ләйсәния

7 Октябрь, 2014 - 21:22

Permalink

тавыш бирү

Хезмәтегез күпләргә ярдәм булсын


URL (яңартылу датасы: 19.09.2014 - 23:02):https://belem.ru/node/5529?page=0