Белем.ру медиаресурслары белән танышырга чакырабыз!
19 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Соңгы берничә атнада яңартылган Белем.ру порталында укытучылар, укучылар, ата-аналар, тәрбиячеләр һәм нәни балалар өчен 16 аудиоальбом (400 дән артык аудиоресурс) урнаштырылды. Аларны дәрестә дә, дәрестән тыш чараларда да, шәхси тыңлау өчен дә кулланырга мөмкин.
Әлеге аудиоматериаллар сезгә татар шәхесләре һәм аларның иҗаты, татар җыр сәнгате белән якыннан танышырга мөмкинлек бирер.
Аудиоресурслар белән беррәттән порталны видеоресурслар белән тулыландыру эшләре дә алып барыла.
Медиаресурслар сезгә татар дөньясы белән тирәннән танышуда зур ярдәм күрсәтер дип ышанып калабыз.
Ихтирам белән, Белем.ру администрациясе