belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда «IT-чемпион 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Казанда «IT-чемпион 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

18 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Казанда «IT-чемпион 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://mon.tatarstan.ru

20 сентябрь көнне Казан IT-паркында «IT-чемпион 2014» республика конкурсының I этабы җиңүчеләрен билгеләп үтәчәкләр. Беренче этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өчәр мәктәп укучысы ноутбук белән бүләкләнәчәк.

Бу көнне балалар өчен үзенә күрә матур бәйрәм үткәреләчәк, - дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Балалар өчен радио белән идарә ителә торган машиналар, x-box, аэрохоккей, кызыклы фәнни-техник экспериментлар күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр алдында "Балалар Евровидениесе - 2013" конкурсының сайлап алу туры җиңүчесе Даяна Кириллова да чыгыш ясаячак. 

Статистик мәгълүматларга караганда, быелгы бәйгедә 102 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша.
 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.09.2014 - 11:13):https://belem.ru/node/5525