Дмитрий Ливанов Анападагы "Смена" федераль балалар үзәгендә киңәшмәдә катнашты
14 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
http://минобрнауки.рф
Узган атнада РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Анападагы "Смена" федераль балалар үзәгендә киңәшмәдә катнашты һәм "Президентские состязания" ярышларында катнашучы мәктәп укучылары белән очрашты. Шуны әйтеп китәргә кирәк, әлеге ярышларның финалында Татарстан укучылары да катнаша.
Министр бәйге үткәрелә торган мәйданчыклар белән танышып кына калмады, укучылар белән беррәттән үзе дә бәйгеләрдә катнашты. Укучылар министрга үз сорауларын бирә алдылар, фикер алыштылар. Шулай ук, министр катнашында үзәкнең спорт аренасын ачу тантанасы үткәрелде, мини-футбол буенча матчка старт бирелде.