Компьютерны иң оста кулланган пенсионерлар өчен чемпионат
14 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
http://минобрнауки.рф
23-24 сентябрьдә, өлкәннәр көне алдыннан, Мәскәүдә пенсионерлар арасында IV Бөтенроссия компьютерлар буенча күп төрле ярышлар чемпионаты узачак. Чемпионатны РФ Хезмәт һәм социаль ярдәм министрлыгы ярдәмендә Россия пенсионерлар союзы һәм Г.В. Плеханов ис. Россия икътисад университеты үткәрә.
Быел чемпионатта Россия һәм БДБ илләреннән 150 гә якын пенсионер катнашачак. Чемпионатта катнашу өчен яшь чикләре бар: хатын-кызлар - 55, ир-атлар 60 яшьтән өлкән булырга тиешләр. Моңа өстәп, чемпионатта катнашучыларның пенсиягә кадәр эшчәнлеге компьютерлар белән бәйле булырга тиеш түгел.
Чемпионат ачылу тантанасы 23 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Г.В. Плеханов ис. Россия икътисад университетында үткәрелә.