Кайбыч районы мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар бердәм формадан йөриячәк
12 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Хәзер районның барлык мәктәпләрендә дә укучылар бердәм формадан йөри.
Кайбер мәктәпләрдә кызлар элеккеге шикелле алъяпкычлы форма сайлаган, икенчеләре – итәк, жилет, пиджак. Малайлар – костюмнардан. Яңа уку елы башланыр алдыннан Олы Кайбычта узган халык җыенында укучылар мәктәп киемнәре белән авылдашларын да таныштырды. Хәзер республика мәктәпләрендә укытучылар, тәрбиячеләр дә бердәм формага күчә. Бу эш безнең районда да башланды. Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары бердәм киемгә заказ биргән инде.