belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа технологияләр

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа технологияләр

18 Aug, 2008 Сылу 0

Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда махсус программалар, яңадан–яңа технологияләр кулланыла. Һәрхәлдә, мондый балалар да башкалар белән бертигез дәрәҗәдә белем алырга хокуклы.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр белән Мәгариф һәм фән министрлыклары федераль масштабта инвалид–балаларга дистанцион уку мөмкинлеге тудырырга планлаштыралар. Мәскәү белгечләре уйлап тапкан технологияләр хәзер Россия Федерациясенең 30 субъектында эшли.

"Бөтен Россия территориясендә инвалид–балаларны укытуда дистанцион технологияләр куллану бик мөһим һәм актуаль. Ник дигәндә, инвалид–балаларда белем алуның башка мөмкинлеге юк”, – дип саный Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары А.А. Солдатов.

Чыганак: window.edu.ru


URL (яңартылу датасы: 18.08.2008 - 11:11):https://belem.ru/node/551