belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укучыларны чыгарылыш кичәләреннән мәхрүм итәргә телиләр

Укучыларны чыгарылыш кичәләреннән мәхрүм итәргә телиләр

11 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Укучыларны чыгарылыш кичәләреннән мәхрүм итәргә телиләр
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

Депутатлардан мәктәп чыгарылыш кичәләренең рәсми булмаган өлешен үткәрүне тыю турында закон кертүне сорыйлар.

Әлеге үтенеч белән Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Никоновка "Халык контроле" куклланучылар хокукларын яклау җәмгыяте вәкилләре  мөрәҗәгать иткән.

Активистлар сүзләренә караганда, алар меңләгән әти-әниләрдән хат һәм шалтыратулар кабул иткән. Ата-аналар чыгарылыш кичәләренең тиешле булмаган шартларда узуыннан һәм мондый бәйрәмнәрдә балаларның күзәтүсез калуыннан зарлана. Моның ачык мисалы итеп укучыларның алкогольле эчемлекләр куллануы, сугышуы, икенче көнне социаль челтәрләрдә чыккан, кичнең ничек узуын раслаган фотографияләрне китерәләр.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.09.2014 - 12:20):https://belem.ru/node/5507