Казанның 21 нче гимназиясендә олимпия дәресе үткәрелә
9 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Иртәгә, 10 сентябрь көнне Казан шәһәренең 21 нче номерлы гимназиясендә 6-9 сыйныф укучылары өчен олимпия дәресе үткәреләчәк. Олимпия дәресен үткәрү өчен Татарстанның танылган спортчылары - 2000 һәм 2004 елларда Олимпия уеннары призёры, «Синтез» ватерпол клубының баш тренеры Ирек Зиннуров, 2012 елгы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы, җиңел атлетика буенча спорт мастеры Юлия Зарипова һ.б. чакырылган.
Кунаклар балаларга спортта ирешелгән уңышлар турында сөйләячәкләр, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең никадәр мөһим икәнен аңлатачаклар. Дәрес тәмамлангач укучыларның спорт осталарыннан автографлар ала һәм алар белән фотога төшә алачаклар.