Галимнәр яктылыкны материягә әйләндерергә җыеналар
Моннан 80 ел элек Джон Уилер һәм Грегори Бейт позитрон-электрон пары туу теориясен тәкъдим итәләр. Әлеге теория буенча билгеле бер шартларда яктылык материягә әйләнергә мөмкин. Аларның бу идеясе Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясенә нигезләнгән була. Һәм менә хәзер Лондонның Империаль коллледжы (ингл. Imperial College London) галимнәре бу мөмкинлекне эксперимент үткәреп тикшерергә тәкъдим итәләр.
Экспериментта фотоннар катнашачак, алар махсус коллайдерда яктылык тизлеге белән хәрәкәтләнеп бер-берсе белән бәрелешәчергә тиешләр. Бик аз массалы элементар кисәкчекләр белән бу метод инде тикшерелеп каралган, әмма, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, фотоннар белән әлегә мондый тәҗрибәләр үткәрелмәгән. Хәзер исә мондый коллайдер төзү мөмкин, ди галимнәр.
Плазма физикасының тикшеренү төркеме аспиранты Оливер Пайк җитәкчелегендәге авторлар төркеме фотоннар бәрелешү нәтиҗәсендә энергиянең бер өлеше электроннар һәм позитроннар (ягъни, материя) хасил булуга китәчәк, дип исәпли.
Галимнәр әлегә махсус коллайдер төзү өстендә эш алып барылу-барылмау турында берни дә әйтмиләр, мондый коллайдер төзү җиңел эш икәнен генә хәбәр итәләр.