Казанда балалар велосипедта узышачак
7 сентябрь сәгать 10да Казанның Урицкий паркында балалар өчен традицион “Обгоняй-ка!” велосипед ярышлары башлана. Әлеге чара Казанның “Негонки” велосипед клубы тарафыннан Казан каласы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты ярдәмендә уздырыла.
Шәһәрдә 2 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар һәм үсмерләр арасында уздырыла торган традицион “Обгоняй-ка!” велосипед ярышына Россиядә тиңдәшләр юк. Бүгенге көндә “Обгоняй-ка!” велосипедта узышлар Идел буе төбәкләре арасындагы рәсми булмаган зур балалар чемпионаты булып тора. Анда катнашучылар Татарстаннның күрше төбәкләре һәм шәһәрләреннән киләләр.
Кызлар, малайлар бүленеп ярышачаклар. Стартка катнашучылар теләсә нинди велосипедларда һәм ранбайкаларда кертелә, иң мөһиме – аларның халәте техник куркынычсызлык шартларына туры килергә тиеш. Заездлар арасында аниматорлар балаларның күңелләрен күрәчәкләр.